Бу клавиатураның барлыкка килүе сизелми үтеп китте, чөнки матбугаттың бөтә игътибары шул ук вакытта чыккан башкорт клавиатурасына юнәлде. Бу аңлашыла, чөнки Андроид өчен башкорт клавиатурасы беренче тапкыр чыкты, ә шуга охшаган татар кушымтасы күптән инде чыгарылган. Шулай ук без автоматик рәвештә куела торган алмаштыру татар теле сүзлеген чыгардык (шуңа охшаш инглизчә һәм русча сүзлекләрне Андроид программасының үзендә сез күрә алдыгыз. Кушымта түләүсез.

Татар клавиатурасы планшетта

Андроидта беренче тапкыр

Бу клавиатура билгеле булган jbak keyboard программасы платформасында чыга, шуңа охшаган башка кушымталардан айрыла, чөнки бөтенләй гадәти клавиатурасын алмаштыра. Ягъни сез аны теләсә кайсы программа эчендә куллана аласыз. Өстәгенә Андроид өчен җайланма iOS җайланмаларына караганда күпкә арзанырак.
Логотипы Android и Jbak keyboard

Автоматик рәвештә куела торган татар сүзлеге

Бу клавиатураның иң мөһим бер өлеше — 50000 сүзле автоматик рәвештә куела торган татар сүзлеге. Сүз өлеше кертү вакытында программа иң еш кулланылган хәзерге сүзләрне тәкъдим итә. Тиз арада без бу сүзлекне тагын да киңәйтеп һәм җайлашырга яңартырга уйлыйбыз.
Скриншот. Татарская клавиатура с автоподстановкой

Татар һәм русча

Бу клавиатураның иң зур максаты — икетелле кулланучыларга ярдәм күрсәтү иде. Шунлыктан бу клавиатура русча «йцукен» белән дә килешә. Әгәр сезгә русча еш язырга туры килә икән, сезгә Ru һәм Tt арасында туктаусыз күчерү кирәкмиячәк. Инглиз һәм татар клавиатураны кую да җитә.
Татарская клавиатура совместима с русской

Бәләкәй тәрәзәле җайланмалар өчен

Бәләкәй тәрәзәле җайланмалар өчен клавиатураның зурайтылган төймәле махсүс версиясы булдырылды. Хәрефләрнең урнашу тәртибе бераз үзгәртелсә дә ул барыбер уңайлы булып калды.
Татарская клавиатура на телефоне

Авторлар һәм хөрмәтләр

Башкорт һәм татар клавиатураларның авторы — Илдар Кинйәбулатов
Jbak keybord кушымтасын төзүчесе — Юрий Бакунин
Татар сүзлеге — Рөстәм Кафеев һәм Илдар Кинйәбулатов
Башкорт сүзлеге — БашДУ Компьютер филология лабораториясы